Буада балалар өчен оештырылган кышкы укулар тәмамланды

Кичә Буа мәдрәсәсендә мәктәп балаларына ислам нигезләрен бирүгә багышланган кышкы курс тәмамланды. Каникул буе малайлар һәм кызлар зур теләк белән Коръәнне өйрәнергә йөрделәр.

  Лагерьны оештыручылар бер атна дәвамында яшь шәкертләр Аллаһы Тәгәләне танысын, гәрәп теле алфавиты белән танышсын һәм намаз укырга йөрәнсен дигән максатларны кузаллады.

  Курсны тәмамлау кичәсендә балалар Пәйгәмбәребез Мөхәммәт Мостафа салаллаһу гәләйһи вә сәләм тормышы турында мәдрәсә мөдире Габдрауф хәзрәтнең лекциясен тыңлап узды. Соңыннан шул лекциягә караган сораулар бирелде. Алар мөхтәсибәт исеменнән мактау кагазе һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
Бәйрәм табыны артында районыбыз мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хасанов бу чараны оештырырга булышкан бар кешегә дә зур рәхмәтен белдерде һәм без бары бердәм булсак кына, балаларны тәрбияләүдә зур уңышларга ирешербез диде.

Share