25 декабрьдә “Хаҗилар” мәчетендә кунакта Казан шәһәренең “Ярдәм” мәчете имамы, мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәев, “Мөслимә” газетасының баш мөхәррире Әлмира ханым Идиатуллина һәм “Ярдәм” фонды сәркәтибе, яшь шагыйрә Лилия Сәләхетдинова булды. Казанлылар мәхәллә халкын “Ярдәм” мәчетендә алып барылган киңкырлы эшчәнлек хакында җиткерде, Буа мөселманнарын киләсе елга планлаштырылган чараларга чакырды. Фәнис хәзрәт, үз чиратында, Мәулид уңаеннан халыкка вәгазь сөйләде.