В Буинском медресе среди шакирдов прошел открытый урок на тему «Религиозные меджлисы». Учащиеся соревновались, в проведении «Курбан ашы», «Ифтар», «Поминание усопших».
В мероприятии участвовали коллектив Буинского медресе, имам-мухтасиб Буинского района Ильмир хазрат Хасанов, имамы мечетей г.Буинска, а также известные абыстаи Буинского района. Присутствующие гости активно участвовали и давали ценные советы на эти темы.
Мероприятие среди мужчин-шакирдов вел директор медресе Рашид хазрат Маликов, а среди женщин-шакирдов – завуч по учебной части медресе Радия ханум Хасанова.
Все участники остались довольными приобретенными знаниями и опытом. Вечер завершился чаепитием за праздничным столом и коллективной молитвой за успешную деятельность медресе.
БУА МӘДРӘСӘСЕНДӘ «ДИНИ МӘҖЛЕСЛӘР» ТЕМАСЫНА АЧЫК ДӘРЕС УЗДЫ
5 нче февраль көнне Буа мәдрәсәсендә дини мәҗлесләр (корбан ашы, ифтар мәҗлесе, мәрхүмнәрне искә алу) уздыру буенча ачык дәресүтте. Ачык дәресләрне мәдрәсәнең кичке бүлегендә укучы – 1нче, 2нче, 3нче курс шәкертләре күрсәтте. Кичәне ир –атларда мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, ә хатын- кызларда укыту эшләре буенча директор урынбасары Радия Халирахман кызы алып барды. Чарада мәдрәсә коллективы, Буа район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа шәһәренең имамнары, районның танылган абыстайлары катнашты.
Дини мәҗлесләр халкыбызны Ислам диненә өндәүче, яшь буынны Ислам әхлагында тәрбияләүче, борынгыдан калган гореф – гадәтләрне саклаучы мөһим чара булып тора. Шул максаттан чыгып бүгенге көндә еш уздырыла торган дини мәҗлесләрнең рухи тормышыбызда тоткан урынын анализлап, аларны Ислам кануннары буенча ничек итеп дөрес үткәрергә кирәк икәне шәкертләр тарафыннан күрсәтелде.
Мәҗлес соңында, милләтебезнең рухи мирасы булган бәетләрне, мөнәҗәтләрне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру да безнең бурычыбыз икәнен искә алып, мөнәҗәтләр әйтелде. Үткәрелгән чаралар буенча фикер алышуларда, чакырылган хөрмәтле имамнарыбыз, абыстайларыбыз катнаштып, файдалы киңәшләрен бирделәр. Бу чара Корбан ашы белән мул табы артында изге догалар кылынып тәмамландылар.