Буинское медресе – одно из старейших ныне действующих мусульманских учебных заведений Республики Татарстан открытое в 1805 году. До революции медресе носила имя «Нурия» и был самым известным религиозным учебным заведением Симбирской губернии. В начале ХIХ века руководителями Буинского медресе были Нигматулла бине Башир аль-Буави, до 1842 года Хусаин бин Хуснутдин аль-Буави (18?–1842), с 1842 года по 1852 год Габдулвахид бин Габдуррахман бин Кули аль-Буави (1808–1852), с 1852 по 1886 годы Габдуннасыр хазрат Аминов (1806–1886), с 1886 по 1919 годы Нургали хазрат Хасанов (1852–1919), затем его сын Гаязетдин хазрат Хасанов (1889–1922). В разные годы в Буинском медресе учились многие известные татарские религиозные и общественные деятели, представители науки и культуры. Так с 1898 по 1902 годы здесь учился писатель Зариф Башири (1888–1962), в 1879 годах – писатель, журналист Шакир Мухаммадев (1865–1923), в 1894 годах – историк, известный общественный и религиозный деятель Хади Атласи (1876-1938), в 1912 году известный религиозный деятель Камаретдин Салихов (1890–1962), известный религиозный деятель, депутат Государственной думы II созыва Абдулла Нежметдинов (1869-1915), писатель Гомер Тулумбай (Г.Ш. Шагиахметов) (1900–1939), педагог, переводчик, языковед Баки Халидов (1905–1968), востоковед, доктор филологических наук, профессор Ленинградского университета Габдрахман Тагирзянов (1907–1983), педагоги, писатели, религиозные деятели братья Ибрагим и Касым Биккуловы, тюрколог, журналист, общественный деятель Карим Сагиди (1888-1939), прозаик, драматург Ярулла Валеев (1879-1937), ахун г. Самары и руководитель Самарского медресе при 1-й соборной мечети Шигабутдин Минюшев (1855-1930), журналист известный общественный и религиозный деятель Фатих Муртазин (1875–1937), ахун Буинского уезда Абдулсамад Шагидуллин (1866-1928), каллиграф Гарифзян Валидов (Гарифзян Буави) (1879–1946), партийный, административный работник Нури Алеев (1898-1961) и многие другие. Позже Хади Атласи сам преподавал в медресе историю с 1898 по 1903 годы. 20 августа 1882 года в Буинске произошел сильный пожар, татарская слобода, в том числе мечеть и медресе «Нурия», полностью выгорели. В 1883 году мечеть была заново построена на средства купца 2-й гильдии Шарипа Губайдулловича Муллина. В те же годы велось строительство кирпичного и деревянных зданий медресе «Нурия». Все это составляло единый строительный комплекс, расположенный на пересечении улиц Татарской (К.Либкнехта) и Казанской (Ефремова). В 1904 году в данный комплекс входили мечеть, два кирпичных и три деревянных здании медресе. Медресе состояло из трех отделений: начальное, среднее и высшее. В 1913 году здесь работали 12 учителей, обучались более 300 шакирдов. Помимо многочисленных религиозных предметов, они преподавали физику, алгебру, географию, историю, логику, каллиграфию, арабский, тюркский (татарский), персидский и русский языки. В медресе была богатая библиотека. Учебное заведение содержалось на средства родителей шакирдов, жителей прихода, благотворительную помощь и доходов вакуфа.Большую помощь оказывал попечительский совет при самоуправлении прихода медресе. Учеба в медресе начиналась в начале октября. В праздники учащиеся отдыхали в дни, назначенные руководством медресе. Выходной день приходился на пятницу. Учебный год завершался в конце апреля сдачей экзаменов по изученным предметам. С полученными оценками шакирды разных классов переходили в высшее отделение медресе. Выпускникам вручались специальные свидетельства, что давала им возможность ехать в Уфу, в Оренбургское магометанское духовное собрание (Муфтият), для получения разрешения быть муллой и преподавателем религиозных наук. Медресе считалось один из передовых мусульманских учебных заведений своего времени. Глубокие религиозные знания здесь получали не только 60-70% будущих религиозных деятелей Буинского уезда, Симбирской губернии, но и шакирды из отдаленных областей страны, например, из Астраханской губернии. Такой поток учащихся объяснялся расширенными учебными программами и старинной славой медресе. С установлением Советской власти в 1923 году была прекращена деятельность Буинского медресе. В зданиях расположились различные государственные учреждения (начальные классы Луначарской школы, организации по оказанию бытовых услуг, учебные классы школы им. М. Горького, склады Буинского масло-сыр комбината) Неоднократные попытки мусульман вернуть здания не увенчались успехом. Только в марте 1996 года большими усилиями Мулюкова Малика Гариповича (1923–2005) они были возвращены мусульманам. Вновь 1 октября 1997 года медресе начала свою образовательную деятельность как Буинское среднее мусульманское медресе Духовного управления мусульман Республики Татарстан. Она расположилась в своих исторических зданиях. После открытия первым его руководителем стал Ансар хазрат Мулюков. В 1999-2002 годах на месте старой полуразрушенной деревянной мечети было построено новое 2-х этажное здание медресе с мечетью, с благоустроенными учебными классами, общежитием, столовой и др. В 2008-2012 гг. директором учебного заведения был Абрауф хазрат Хисматуллин, 2012-2017 гг. Рашид хазрат Маликов, ныне Ильмир хазрат Хасанов. С 2015 года начато строительство второго корпуса двухэтажного здания медресе. Ежегодно в медресе на дневном (3 года), вечернем (4 года), заочном отделениях (4 года) и примечетских курсах получают религиозное образование более 200 учащихся, систематически проводятся различные культурно-религиозные мероприятия, детские лагеря, конкурсы, религиозные праздники, благотворительные акции. С 1997 по 2014 года было организовано года 13 выпусков. Буа мәдрәсәсе тарихы Буа мәдрәсәсе Татарстан Республикасының иң борынгы дини уку йортларының берсе. Ул Буа шәһәхәрендә 1805 елны ачылган. Революциягә кадәр “Нурия” исемен йөрткән. Аның иң беренче җитәкчеләреннән булып Нигмәтулла бине Башир әл-Буави була. 1842 елга кадәр Хөсәен бин Хөснетдин әл-Буави (18?–1842), 1842 елдан 1852 елга кадәр Габдулвахид бине Габдуррахман бин Колый әл-Буави (1808–1852) Габделвахид бине Габдеррахман әл-Буавый, 1852 елдан 1886 елга хәтле Габдуннасыйр хәзрәт Әминов (1806–1886), 1886-1919 елларда Нургали хәзрәт Хәсәнов (1852–1919), анардан соң аның улы Гаясетдин хәзрәт Хәсанов (1889–1937) 1923 елга кадәр җитәкли. Буаның “Нурия” мәдрәсәсендә татар халкының күп кенә танылган дин әһелләре, мәдәният, мәгариф һәм фән эшлеклеләре укый. Болар арасында 1898 елдан алып 1902 нче елга хәтле язучы, тәрҗемәче, җурналист Зариф Шәрәфетдин улы Бәширов (1888–1962), 1879 елларда язучы, журналист Шакир Мөхәммәтша улы Мөхәммәдев (1865–1923), 1894 нче елларда тарихчы галим, педагог, татарның күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе, Дәүләт Думасы һәм Милләт Мәҗлесе депутаты Һади Мифтахетдин улы Атласов (1876–1938), 1912 елларны күренекле дин эшлеклесе Камәретдин Баһаветдин улы Салихов (1890–1962), язучы, педагог, әдәбият галиме Габделхак Җәләлетдин улы Шәһиәхмәтов (1900–1939) (әдәби псевдонимы Гомәр Толымбай), педагог, тәрҗемәче, тел галиме Бакый Закир улы Халидов (1905–1968), шәркыятьче (востоковед) галим, филология фәннәре докторы, Ленинград университеты профессоры Габдрахман Таһир улы Таһирҗанов (1907–1983), педагог, язучы, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре бертуган Ибраһим һәм Касыйм Җамалетдин улы Биккуловлар, журналист, “Икътисад” журналы мөхәррире Фатих Шиһабетдин улы Мортазин (1875–1937), каллиграф Гарифҗан Хәсән улы Вәлидов (Гарифҗан Буави) (1879–1946) һ.б. Соңрак Һади Атласи әлеге мәдрәсәдә 1898 елдан 1903 елга кадәр үзе дә укыта. 1882 нче елның 20 августында Буада, көчле янгын чыгып, татар бистәсе, шул исәптән мәчет һәм “Нурия” мәдрәсәсе биналары тулысынча янып бетә. 1883 елны Буаның 2 нче гильдия сәүдәгәре Шәрип Гобәйдулла улы Муллинның акчасына мәчет яңадан торгызыла. Шул ук елларда “Нурия” мәдрәсәсенең кирпеч һәм агач биналарын салу алып барыла. Нәтиҗәдә болар барысы бергә хәзерге К.Либкнехт (Татар) һәм Ефремова (Казан) урамнары чатында бердәм төзелеш комплексын тәшкил итә. 1904 елны әлеге комплекста җәмигъ мәчет, ике таш һәм өч зур агач мәдрәсә биналары була. Мәдрәсә өч бүлектән тора: башлангыч (ибтидаия), урта (рөшди) һәм югары (игъдадия). 1913 елны биредә 12 укытучы укыта, 300 дән артык шәкерт белем ала. Алар күп санлы дини фәннәрдән тыш физика, алгебра, география, тарих, мантыйк, каллиграфия, гарәп, фарсы, төрки (татар) һәм рус телләре өйрәткәннәр. Бу максатта мәдрәсәдә бай китапханә дә булган. Гомумән алганда, әлеге уку йорты укучыларның әти-әниләре, мәхәллә халкы, шәхси хәйрия ярдәме һәм вакыф маллары хисабына тотылган. Мәдрәсә мәхәлләсе үзидәрәсендә оешкан попечительләр киңәшмәсенең дә ярдәме зур булган. “Нурия” мәдрәсәсенә укулар, шәкертләрнең август ахырында җыела башланып октябрь башында башланган. Бәйрәмнәрдә укучылар мәдрәсә җитәкчелеге билгеләгән вакытта ял иткәннәр. Атнаның ял көне җомга көненә туры килгән. Уку елы апрель ахырында шәкертләрнең укылган фәннәрдән имтиханнар бирүе белән тәмамланган. Шул имтихан билгеләре белән төрле сыйныфлардагы шәкертләр югары бүлеккә күчкәннәр. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга махсус таныклык тапшырылган. Шул таныклык белән алар, Уфадагы Оренбург мөселманнар дини идарәсенә барып, уңышлы имтихан биргән очракта, указлы мулла, мөгаллим булып эшли алганнар Мәдрәсш үз вакыты өчен җитди мөселман уку йортыннан була. Анда Сембер губерниясенең, Буа өязенең булачак дин әһелләренең 60 – 70% гына түгел, илнең ерак өлкәләре, мәсәлән, хәтта Әстерхан губерниясеннән шәкертләр килеп тирән дини белем алганнар. Укучыларның болай агылышы киңәйтелгән укыту программалары һәм мәдрәсәнең элеккегедән килгән даны белән аңлатылган Илдә Совет хөкүмзте урнашкач 1923 елны Буа мәдрәсәсенең эшчәнлеге туктатыла. Аның биналарында төрле дәүләт оешмалары (А.В. Луначарский исемендәге башлангыч мәктәп, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча дәүләт оешмалары, М.Горький исемендәге мәктәпнең сыйныф бүлмәләре, Буа май-сыр комбинатының складлары) урнашкан була. Буа мөселманнары мәдрәсә биналарын кире кайтару артыннан күп тапкыр йөрсәләрдә, совет чорында уңышка ирешә алмыйлар. Бары 1996 елны Мөлеков Габделмалик (Малик) Гариф улының (1923–2005) зур тырышлыгы белән мәдрәсәсе биналары һәм аның мәчете кире мөселманнарга кайтарыла. Яңадан мәдрәсә үз эшен 1997 елның 1 октябрендә үзенең тарихи биналарында Буа мәдрәсәсе буларак башлап җибәрә. Аның беренче җитәкчесе итеп Әнсар хәзрәт Мөлеков билгеләнә. 1999–2002 елларда җимерек иске мәчет урынына ТР Диния нәзарәте ярдәме белән мәдрәсәнең ике катлы яңа бинасы салына. Бүгенге көндә Буа мәдрәсәсе шул бинада ТР Диния нәзарәтенең урта дини белем бирүче уку йорты буларак эшләвен дәвам итә. 2008-2012 елларда мәдрәсәнең Габдрәүф хәзрәт Хисмәтуллин, 2012-2017 елларда Рәшид хәзрат Маликов, 2017 елдан бүгенгәчә Илмир хәзрәт Хәсәнов җитәкли. 2015 елдан мәдрәсәнең 2 нче корпус бинасын төзү эшләре башланды. Бүгенге көндә мәдрәсәдә 8 укытучы җитәкчелегендә көндезге (3 еллык), кичке (4 еллык) һәм читән торып уку (4 еллык) бүлекләрендә, мәчет курысларында 200дән артык укучыга дини белем бирелә. Мәдрәсәдә төрле дини чаралар, бәйгеләр, балалар өчен лагерьлар оештырыла. 1997 елдан 2014 елга кадәр 13 чыгарылыш оештырылган. Якын киләчәктә мәдрәсәдә үз комплексында сакланып калган 2 тарихи бинаны дәүләт һәм хәйриячеләр ярдәмендә реставрацияләү, яңа мәдрәсә бинасын төзүне һәм күпкыры дини эшчәнлекне алып бару планнаштырыла. |
|