3 ноябрьдә Буа шәһәренең “Габделмәлик” исемле беренче җәмигъ мәчетенә 110 ел тулуын билгеләп үттеләр. Чара мәчетнең имамы Рөстәм хэзрэт Хәйбуллиның Коръән укуы белән башланды. Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов “Габделмәлик” мәчетеннең тарихын сөйләде, район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов мәчетнең вазыйфалары турында сөйләп, киләчәктә дә мәчет мәхәллә халкы өчен уңышлы гына хезмәт итүен сорап дога кылды.
“Габделмәлик” Буа районында иң борынгы мәчетләрдән санала. Ул 1905 елда ачыла, әмма 1939 елда аны ябалар. Мәчет янәдән үзенең ишекләрен 1987 елда ача.
Шул ук көнне биредә дини укулар башланды. Шәкертләр каршында район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсанов, үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин чыгыш ясады.