БУА ШӘКЕРТЛӘРЕ ИСЛАМ ДИНЕН КАБУЛ ИТҮГӘ 1000 ЕЛ ИСЕМЕНДӘГЕ МӘДРӘСӘ БЕЛӘН ТАНЫШТЫ

22  апрель көнне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе эшчәнлеге белән Буа мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укучы иллегә якын шәкерт танышып китте.

Килгән кунаклар, аерым алганда, Яңа бистәнең күрке – Ал мәчет бинасында урнашкан мәдрәсә буенча экскурсия ясады, уку классларын, китапханәне, аш бүлмәсен, музейны карады, мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укучы шәкертләр белән аралашты. Килгән кунакларның сорауларына Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин җавап бирде. Буа мәдрәсәсе шәкертләре мәдрәсәнең ике йөз елдан артык чал тарихы булган бинада урнашуына, шәкертләрнең умартачылык һөнәре асылына төшенүләренә соклануларын җиткерде. Алар шулай ук мәдрәсә тарихы сәхифәләре бик ачык бирелгән музейда да булды. Биредәге иң күркәм экспонатларның берсе – Габделхак хәзрәт Саматовның чапаны һәм чалмасы белән таныштырып, мәдрәсәбез җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин бүген дә уку йортының Саматов рухын сакларга тырышуы хакында әйтте.

Буа мәдрәсәсенең директоры, тарих фәннәре кандидаты Рәшид хәзрәт Маликов, бик җылы һәм матур каршы алып, ике як өчен дә бик файдалы очрашу үткәргәннәре өчен, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен ирештерде. Мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин исә, намаздан соң, очрашу ахырында һәрбер кунакка календарь бүләк итте һәм, изге теләкләрен җиткереп, алга таба да очрашуларның дәвамлы булуын теләде. Мондый күрешү-фикер алышулар алга таба мәдрәсәләр арасындагы дуслыкның тагын да ныгуына, үзара хезмәттәшлек итүнең, тәҗрибә алышуның көчәюенә сәбәпче булса иде.1000-el

Share