22 декабрьдә Гөлсинә абыстай Сөләйманова белән шәкертләр тарафыннан Мәүлид шәрифкә багы
шлап Коръәнне хәтем чыгу оештырылды.
Кичәдә “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) турында төпле вәгазен халыкка ирештерде. Үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хайбуллин хәтем иткән Коръәнне багышлады, үзенең нәсыйхәтен җиткерде. “Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин мәүлид касыйдәләрен башкарды, ил-көннәребезгә тынычык, иминлек сорап, дога кылып тәмамлады. Мәүлид бәйрәме иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән табын артында дәвам итте.