10 гыйнвар, көнне Буа мәдрәсәсендә Буа мөхтәсибе белән берлектә лагерьларны ябу көненә карата Ислам мәгълүмәтләре буенча викторина булып узды. Чарада имам-мөхтәсиб Ильмир хәзрәт Хәсәнов, Буа мәдрәсәсе ректоры Рәшид хәзрәт Маликов, яшь хафиз Ильяз хәзрәт һәм тәрбиячеләр катнашты. Шәкертләргә кызыклы булган программаны яшьләр булеге җитәкчесе Сафиуллин Ильнур хәзрәт, һәм Зарипова Ләйсән тарафыннан әзерләнеп, шәкертләргә тәгъдим ителде. Шәкертләр үзләренең гыйлемнәрен күрсәтеп бирелгән һәр бер сорауга җавап бирделәр, төрле уеннар уйнап викторинаны дәвам иттеләр.