10 гыйнварда Буа мәдрәсәсендә шәкертләр һәм район мөселманнары өчен Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Чарада 200 артык кеше катнашты. Кунаклардан Казанның “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт хэзрәт Шәрәфетдинов, Чувашия Республикасының Тукай авылы мәдрәсәсе җитәкчесе Наил хэзрәт Җамалетдинов катнашты. Мәхмүт хэзрәтнең сөйләгән вәгазләре, әйткән салават, мөнәҗәтләре күпләрне әсир итте. Ул шулай ук халыкның күпсанлы сорауларына да җавап бирде. Чара мул бәйрәм табыны артында дәвам итте.