24 гыйнвар көнне 1нче, 2нче, 3нче курс шәкертләре арасында бәйге уздырылды. Бәйге хатын – кызлар һәм ир – егетләр өчен аерым үткәрелде. Ир- егетләр төркемен директорыбыз Маликов Рәшид, ә хатын – кызларныкын уку – укыту эшләре буенча директор урынбасары Хасанова Радия алып барды. Бу бәйрәмебез түбәндәге номинацияләр буенча үтте:
1. Дөрес итеп тәҗвид белән Коръән уку
Галимов Руслан , Рәкыйпов Гомәр , Шәрифҗанов Илдар , Шәфигуллова Кадирә , Шәйдуллина Гөлнур , Сафиуллина Фәния кагыйдәләрне дөрес итеп, мәкам белән Коръәннән сүрәләр укыдылар.
2. Яттан бер сүрә сөйләү.
Алиуллов Илсур , Садриев Әдип , Халитов Камил , Алиуллова Наилә , Латыйпова Зөлфия һәм Бикмуллина Наилә тәҗвид кагыйдәсе белән күңелдән сүрәләр укыдылар .
3. Дини вәгазь сөйләү.
Әсәдуллин Илдус , Рәкыйпов Гомәр , Шәрифҗанов Илдар , Нуруллина Роза , Хисамова Алия , Арсланова Фирдәвес һәм Имаметдинова Сиринә тормышта булган гыйбрәтле вакыйгаларны вәгазь, нәсихәт итеп Коръән аятьләреннән һәм хәдисләрдән алып сөйләделәр.
4. Викторина сорауларына җавап бирү.
Әсәдуллин Илдус, Шәрәфиев Әхмитгәрәй , Садыйков Шамил, Солтанов Илнур , Баһаветдинов Фәрит , Гатауллин Расыйх, Сафиуллин Масгуть , Исмәгыйлев Исламетдин , Мифтахова Гүзәл, Мифтахова Назимә, Фазлыева Әлфия , Әхмәтшина Әлфия , Исмәгыйлова Тәзкирә , Баһаветдинова Фәния һәм Мусина Миләүшә фикһ, сира (пәйгамбәрләр тарихы) фәннәре буенча сорауларга яхшы җавап бирделәр .
5. Өй эше.
1) Хатын – кызлар өчен борынгы татар милли рецепты белән хәләл ризык пешереп килергә.
Алиуллова Наилә , Нуруллина Роза , Садертдинова Сания һәм Хәйруллина Сиринә үзләренең татлы ризыкларының рецептлары белән таныштырдылар .
2) Ир- егетләр өчен үзегезнең фантазиягез белән мәдрәсә рәсемен ясап килергә Алиуллов Ренат, Шәрәфетдинов Фоат һәм Шәрифҗанов Илдар чын рәссамнарны уздырып, мәчет – мәдрәсә рәсемен ясап килгәннәр иде. Безнең шагыйрәбез – Тәзкирә апа үзенең шигырьләре белән бәйгене башлап, шигырь юллары белән викторинага җавап бирде. Шәкертләребез барысы да бәйгедә үзләренең өлешләрен кертеп, актив катнаштылар. Мәдрәсәдә бик җанлы рәвештә бәйге үтте. Соңыннан барысына да бүләкләр бирелде. Һәм чәй табыны янында күңелле генә сыйландылар. Мәдрәсә шәкертләребезгә белем алуда тагы да уңышларга ирешүен теләп калабыз.