28 декабрь сәгать 11 дә “Казан кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда “Мора Рәмзи: язмышы һәм мирасы” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Ул танылган татар тарихчысы һәм публицисты, дин галиме һәм мәдрәсә мөгаллиме Морад Рәмзигә (1855-1934) багышланган.
Татар интеллектуаллары арасында аның исеме «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» (Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы) тарихи китабы басылганнан соң киң тарала. Ул киң җәмәгатьчелеккә шулай ук гарәпчәдән, фарсычадан тәрҗемәче буларак та билгеле.
Совет чорында Морад Рәмзинең исеме искә алынмый диярлек. 1940-70 елларда Татарстан тарихчылары һәм археологлары беркүпме аның тарихи мирасына мөрәҗәгать итә, әмма аның тормыш юлы һәм мирасы галимнәр тарафыннан җентекләп, фәнни яктан өйрәнелми. Күп вакытта бу аның кадимчелек тарафдары булуы белән бәйле була.
Әлеге күргәзмәдә Морад Рәмзинең Мәккәдә дөнья күргән тарихи хезмәтләре, 1908 елда Ырынбургта басылган “Тәлфик әл-әхбар…” китабы, 2002 елда Ливанда яңадан басылган “Тәлфик әл-әхбар…” хезмәтләре, юлязмалары урын алган.
Ислам мәдәнияте музее
Тел.: (843) 5678125, 5678152;
www.kazan-kremlin.ru; vk.com/islammuseum
е-mail: islammuseum@yandex.ru