Архив за месяц: Январь 2016

Буалылар “Сафаҗәйдә”.

Гыйнвар аенда Түбән Новгород өлкәсенең “Сафаҗәй” авылында “Яхшыдан яхшы”  дигән конкурс булып узды. Анда Буа мөхтәсибәтеннәндә команда катнашты.

Быелгы бәйге “Исламда террор юк” дигән төшенчә астында барды. Ул 3 өлешкә бүленгән иде.

1 Исламда террор юк                                          1 (1)

2 Мөселманнар һәм  хәзерге җәмгыять

3 Мөселманның кыйммәтләре

Шулай ук Буадан, Чувашиянең Тукай авылыннан һәм дүрт команда Түбән Новгород өлкәсеннән катнашты.

Нәтиҗә ясалгач, Буа командасының икенче мактаулы урын алуы ачыкланды. Бар катнашучылар да истәлекле бүләкләр, акчалата призлар белән бүләкләнделәр.

Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, үзләрен монда катнашырга дәшкәннәре өчен, конкурсны оештыручы абыйлы- энеле хәзрәтләр Илдар һәм Ринат Аляутдиновларга зур рәхмәтен белдерде. Әти- әниләр Илмир хәзрәткә балаларын дин юлына юнәлткәне өчен бик зур рәхмәтле.

Буа мөхтәсибәтендә викторина

10 гыйнвар, көнне Буа мәдрәсәсендә Буа мөхтәсибе белән берлектә лагерьларны  ябу көненә карата Ислам мәгълүмәтләре буенча викторина булып узды. Чарада имам-мөхтәсиб Ильмир хәзрәт Хәсәнов,  Буа мәдрәсәсе ректоры Рәшид хәзрәт Маликов, яшь хафиз Ильяз хәзрәт һәм тәрбиячеләр катнашты. Шәкертләргә кызыклы булган программаны яшьләр булеге җитәкчесе Сафиуллин  Ильнур хәзрәт, һәм Зарипова Ләйсән тарафыннан әзерләнеп, шәкертләргә тәгъдим ителде. Шәкертләр үзләренең гыйлемнәрен күрсәтеп бирелгән һәр бер сорауга җавап бирделәр, төрле уеннар уйнап викторинаны дәвам иттеләр.

Буа мәдрәсәсендә Мәулид кичәсе

10 гыйнварда Буа мәдрәсәсендә шәкертләр һәм район мөселманнары өчен Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Чарада 200 артык кеше катнашты. Кунаклардан Казанның “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт хэзрәт Шәрәфетдинов, Чувашия Республикасының Тукай авылы мәдрәсәсе җитәкчесе Наил хэзрәт Җамалетдинов катнашты. Мәхмүт хэзрәтнең сөйләгән вәгазләре, әйткән салават, мөнәҗәтләре күпләрне әсир итте. Ул шулай ук халыкның күпсанлы сорауларына да җавап бирде. Чара мул бәйрәм табыны артында дәвам итте.IMG_6818

НӘЗАРӘТКӘ МӘДРӘСӘ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ ҖЫЕЛДЫ

Бүген Диния нәзарәте бинасында Татарстан мәдрәсәләре җитәкчеләренең җыелышы булды. Чарада мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин һәм мәдрәсә җитәкчеләре катнашты.

Җыелышта 2016 елда мөселман уку йортларына шәкертләр кабул итү планы, урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартларын тормышка ашыру һәм башка оештыру мәсьәләләре каралды.DSC02851_0_0

 

ЯРДӘМЕЛЕЛӘР БУА МӨСЕЛМАННАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

25 декабрьдә “Хаҗилар” мәчетендә кунакта Казан шәһәренең “Ярдәм” мәчете имамы, мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәев, “Мөслимә” газетасының баш мөхәррире Әлмира ханым Идиатуллина һәм “Ярдәм” фонды сәркәтибе, яшь шагыйрә Лилия Сәләхетдинова булды. Казанлылар мәхәллә халкын “Ярдәм” мәчетендә алып барылган киңкырлы эшчәнлек хакында җиткерде, Буа мөселманнарын киләсе елга планлаштырылган чараларга чакырды. Фәнис хәзрәт, үз чиратында, Мәулид уңаеннан халыкка вәгазь сөйләде.

БУАЛЫЛАР САФАҖӘЙДӘ

Гыйнварда Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылында “Яхшыдан яхшы”  дигән бәйге уздырылды. Анда Буа мөхтәсибәте командасы, Чувашиянең Тукай авылыннан һәм дүрт команда Түбән Новгород өлкәсеннән көч сынашты. Ел да уздырылучы бәйге быел  “Исламда террор юк” дигән шигаре астында үтте. Бәйге өч өлештән торды:

1) Исламда террор юк;

2) Мөселманнар һәм  хәзерге җәмгыять

3) Мөселманның кыйммәтләре.

Буалылар гадел икенча мактаулы урын алды. Барлык катнашучылар истәлекле бүләкләр, акчалата призлар белән бүләкләнде.

preview_39 (1)