Архив за месяц: Декабрь 2015

Буаның иң борынгы мәчетенә 110 ел тулды

3 ноябрьдә Буа шәһәренең “Габделмәлик” исемле беренче җәмигъ мәчетенә 110 ел тулуын билгеләп үттеләр. Чара мәчетнең имамы Рөстәм хэзрэт Хәйбуллиның Коръән укуы белән башланды. Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов “Габделмәлик” мәчетеннең тарихын сөйләде, район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов мәчетнең вазыйфалары турында сөйләп, киләчәктә дә мәчет мәхәллә халкы өчен уңышлы гына хезмәт итүен сорап дога кылды.

“Габделмәлик” Буа районында иң борынгы мәчетләрдән санала. Ул 1905 елда ачыла, әмма 1939 елда аны ябалар. Мәчет янәдән үзенең ишекләрен 1987 елда ача.

Шул ук көнне биредә дини укулар башланды. Шәкертләр каршында район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсанов, үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хәйбуллин чыгыш ясады.

Тарихи шамаилләр җыела

18 ноябрьдә Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов ТР МДНнең музей фондына борынгы татар шамаилен тапшырды. Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренә караганда, Буа мөхтәсибәте музей өчен барлыгы биш татар шамаилен бүләк иткән. Бүгенге көндә буалылар тапшырган шамилләр күпчелекне тәшкил итә. Шулай ук алар арасында Бау мәдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов Рөстәм хәзрәт традицион татар шамаиле бар.

Буа мөселманнары Коръәнне хәтем кылды

22 декабрьдә Гөлсинә абыстай Сөләйманова белән шәкертләр тарафыннан Мәүлид шәрифкә багы

шлап Коръәнне хәтем чыгу оештырылды.

Кичәдә “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) турында төпле вәгазен халыкка ирештерде. Үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хайбуллин хәтем иткән Коръәнне багышлады, үзенең нәсыйхәтен җиткерде. “Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин мәүлид касыйдәләрен башкарды, ил-көннәребезгә тынычык, иминлек сорап, дога кылып тәмамлады. Мәүлид бәйрәме иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән табын артында дәвам итте.

Буа мәдрәсәсендә түгәрәк өстәл оештырдылар

4 декабрьдә Буа мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе һәм райондагы мөслимәләр берлеге Аналар көне уңаеннан “Җәннәт аналар аяк астында” дигән түгәрәк өстәл оештырды. Чарада мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мөгаллимәләр, психологлар, дин әһелләре, әниләр һәм укучылар катнашты. Очрашуда әниләрнең җәмгыяттәге роле, ислам динендәге дәрәҗәсе, балалар тәрбияләүдә вазыйфалары дигән мөһим генә мәсьәләләр каралды. Чара Коръән укып, догалар кылып, бәйрәм табыны артында төгәлләнде.

Ислам мәдәнияте музеенда дин галиме Морад Рәмзигә багышланган күргәзмә ачыла

28 декабрь сәгать 11 дә “Казан кремле” музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда “Мора Рәмзи: язмышы һәм мирасы” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Ул танылган татар тарихчысы һәм публицисты, дин галиме һәм мәдрәсә мөгаллиме Морад Рәмзигә (1855-1934) багышланган.

Татар интеллектуаллары арасында аның исеме «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» (Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы) тарихи китабы басылганнан соң киң тарала. Ул киң җәмәгатьчелеккә шулай ук гарәпчәдән, фарсычадан тәрҗемәче буларак та билгеле.

Совет чорында Морад Рәмзинең исеме искә алынмый диярлек. 1940-70 елларда Татарстан тарихчылары һәм археологлары беркүпме аның тарихи мирасына мөрәҗәгать итә, әмма аның тормыш юлы һәм мирасы галимнәр тарафыннан җентекләп, фәнни яктан өйрәнелми. Күп вакытта бу аның кадимчелек тарафдары булуы белән бәйле була.

Әлеге күргәзмәдә Морад Рәмзинең Мәккәдә дөнья күргән тарихи хезмәтләре, 1908 елда Ырынбургта басылган “Тәлфик әл-әхбар…” китабы, 2002 елда Ливанда яңадан басылган “Тәлфик әл-әхбар…” хезмәтләре, юлязмалары урын алган.
Ислам мәдәнияте музее

Тел.: (843) 5678125, 5678152;

www.kazan-kremlin.ru; vk.com/islammuseum

е-mail: islammuseum@yandex.ru