16 гыйнвар көнне, Буа мәдрәсәсе мөхтәсибәт белән берлектә өлкәннәр өчен мәүлед ашы үткәрде. Иң беренче булып мәдрәсә мөгаллиме Гәбдрәүф хәзрәт Пәйгамбәребезнең тормышын, аның әхләгын сөйләде.
Равия абыстай Көръән, мәүлед мөнәҗәтләре белән дәвам итте. Гөләндәм апа мул табынны оештыручыларга, Буа мөхтәсибәте хәйриячеләренә рәхмәтен, ихтирамын белдерде, догалар кылып, район халкына исәнлек-саулык, бәрәкәт теләп тагында шундый очрашулар булуын теләде. Амин.
