Официальный сайт

Буинское медресе

Централизованная религиозная организация -
Духовное управление мусульман Республики Татарстан

Буа мəдрəсəнең сайтына рəхим итегез!

Новости

Буа мәдрәсәсендә Мәулид кичәсе | 28.01.2016

10 гыйнварда Буа мәдрәсәсендә шәкертләр һәм район мөселманнары өчен Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Чарада 200 артык кеше катнашты. Кунаклардан Казанның “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт хэзрәт Шәрәфетдинов, Чувашия Республикасының Тукай авылы мәдрәсәсе җитәкчесе Наил хэзрәт Җамалетдинов катнашты. Мәхмүт хэзрәтнең сөйләгән вәгазләре, әйткән салават, мөнәҗәтләре күпләрне әсир итте. Ул шулай ук халыкның күпсанлы сорауларына да җавап бирде. Чара […]

НӘЗАРӘТКӘ МӘДРӘСӘ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ ҖЫЕЛДЫ | 22.01.2016

Бүген Диния нәзарәте бинасында Татарстан мәдрәсәләре җитәкчеләренең җыелышы булды. Чарада мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин, фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин һәм мәдрәсә җитәкчеләре катнашты. Җыелышта 2016 елда мөселман уку йортларына шәкертләр кабул итү планы, урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартларын тормышка ашыру һәм башка оештыру мәсьәләләре каралды.  

ЯРДӘМЕЛЕЛӘР БУА МӨСЕЛМАННАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ | 22.01.2016

25 декабрьдә “Хаҗилар” мәчетендә кунакта Казан шәһәренең “Ярдәм” мәчете имамы, мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәев, “Мөслимә” газетасының баш мөхәррире Әлмира ханым Идиатуллина һәм “Ярдәм” фонды сәркәтибе, яшь шагыйрә Лилия Сәләхетдинова булды. Казанлылар мәхәллә халкын “Ярдәм” мәчетендә алып барылган киңкырлы эшчәнлек хакында җиткерде, Буа мөселманнарын киләсе елга планлаштырылган чараларга чакырды. Фәнис хәзрәт, үз чиратында, Мәулид уңаеннан халыкка вәгазь сөйләде.

БУАЛЫЛАР САФАҖӘЙДӘ | 20.01.2016

Гыйнварда Түбән Новгород өлкәсенең Сафаҗәй авылында “Яхшыдан яхшы”  дигән бәйге уздырылды. Анда Буа мөхтәсибәте командасы, Чувашиянең Тукай авылыннан һәм дүрт команда Түбән Новгород өлкәсеннән көч сынашты. Ел да уздырылучы бәйге быел  “Исламда террор юк” дигән шигаре астында үтте. Бәйге өч өлештән торды: 1) Исламда террор юк; 2) Мөселманнар һәм  хәзерге җәмгыять 3) Мөселманның кыйммәтләре. Буалылар […]

Буаның иң борынгы мәчетенә 110 ел тулды | 27.12.2015

3 ноябрьдә Буа шәһәренең “Габделмәлик” исемле беренче җәмигъ мәчетенә 110 ел тулуын билгеләп үттеләр. Чара мәчетнең имамы Рөстәм хэзрэт Хәйбуллиның Коръән укуы белән башланды. Буа мәдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов “Габделмәлик” мәчетеннең тарихын сөйләде, район имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов мәчетнең вазыйфалары турында сөйләп, киләчәктә дә мәчет мәхәллә халкы өчен уңышлы гына хезмәт итүен сорап дога […]

Тарихи шамаилләр җыела | 27.12.2015

18 ноябрьдә Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов ТР МДНнең музей фондына борынгы татар шамаилен тапшырды. Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сүзләренә караганда, Буа мөхтәсибәте музей өчен барлыгы биш татар шамаилен бүләк иткән. Бүгенге көндә буалылар тапшырган шамилләр күпчелекне тәшкил итә. Шулай ук алар арасында Бау мәдрәсәсе директоры Рәшид хәзрәт Маликов Рөстәм хәзрәт традицион […]

Буа мөселманнары Коръәнне хәтем кылды | 27.12.2015

22 декабрьдә Гөлсинә абыстай Сөләйманова белән шәкертләр тарафыннан Мәүлид шәрифкә багы шлап Коръәнне хәтем чыгу оештырылды. Кичәдә “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) турында төпле вәгазен халыкка ирештерде. Үзәк мәчет имамы Рөстәм хәзрәт Хайбуллин хәтем иткән Коръәнне багышлады, үзенең нәсыйхәтен җиткерде. “Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин мәүлид касыйдәләрен […]

Буа мәдрәсәсендә түгәрәк өстәл оештырдылар | 27.12.2015

4 декабрьдә Буа мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе һәм райондагы мөслимәләр берлеге Аналар көне уңаеннан “Җәннәт аналар аяк астында” дигән түгәрәк өстәл оештырды. Чарада мәдрәсә директоры Рәшид хәзрәт Маликов, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, мөгаллимәләр, психологлар, дин әһелләре, әниләр һәм укучылар катнашты. Очрашуда әниләрнең җәмгыяттәге роле, ислам динендәге дәрәҗәсе, балалар тәрбияләүдә вазыйфалары дигән мөһим […]